«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләрнең кышкы каникуллары озайтылды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

9 һәм 10 гыйнварда, һава температурасы бик түбән булу сәбәпле, Менделеевск шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә дәресләр булмады. Шулай итеп, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең кышкы каникуллары дәвам итте.

Балалар вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Социаль педагоглар Лилия Хисамова һәм Клавдия Камашева алар өчен төрле дәресләр әзерләгәннәр иде. Шулай итеп, балалар алар өчен яңа булган «UNO» уены белән таныштылар. Шулай ук «Лото» өстәл уенын уйнадылар, хәтерне, игътибарны һәм күзәтүчәнлекне яхшырттылар.

«Этикет. Яхшы манералар мәктәбе» мультфильмын карау балаларга этикет кагыйдәләрен һәм тәртип культурасын искә төшерергә булышты. Педагоглар белән берлектә приют балалары кышкы салкыннар турында да сөйләштеләр. Балаларга карау өчен «1978 елның иң куркыныч кышы» документаль фильмы тәкъдим ителде.

Өстәмә белем бирү педагогы Наталья Щербакова балалар белән ишарәләр турында белем сәгате үткәрде. Аннары ирекле темага рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International