Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең Совет районы буенча филиалы башка офиска күчте.
Көзге-кышкы чор традицион рәвештә ОРВИ һәм гриппның сезонлы эпидемиясе чоры булып санала. Бу вакытта Covid-19 белән дә хәл начарая ала. Иммунизацияләү грипп белән бәйле авыр хәлләр санының кимүенә ярдәм итә, шулай ук үлем очракларын киметә.
12 гыйнварда Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә процедура шәфкать туташы Дамира Гайнанова балалар белән «Гриппны профилактикалау» дигән темага медицина сәгате уздырды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы хәйрия проекты тормышка ашырылган. Яр Чаллы шәһәренең «Большая игр» тренинг үзәге һәм «Импульс движения» төркеме инициативасы белән тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен алты яңа күпфункцияле карават барлыкка килде.
Өлешчә мобилизацияләү кысаларында күп кенә гаиләләрдә әтиләр, уллар, ирләр һәм абый-кардәшләр махсус хәрби операция уздыру зонасына киттеләр. Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Людмила Березова да Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итәргә булды.
12 гыйнварда Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында педагог Светлана Биктимирова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Шарль Перро әкиятләре дөньясында» дигән танып белү-күңел ачу чарасы үткәрде. Балалар тылсым һәм яхшы хикәяләр дөньясына чумдылар.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен физкультура-сәламәтләндерү флешмобы уздырылды.
12 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында республикада 6 федераль һәм 55 республика чарасын үз эченә алган социаль ярдәм чаралары системасы формалашуын билгеләп үтте.
2022 елда Татарстанда 7 266 социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар ярдәмендә 4 379 кеше эшкә урнашты, 2 227 граждан үз эшен ачты, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырды.
2022 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде. Бу хакта бүген үз чыгышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.