Өлешчә мобилизацияләү кысаларында күп кенә гаиләләрдә әтиләр, уллар, ирләр һәм абый-кардәшләр махсус хәрби операция уздыру зонасына киттеләр. Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Людмила Березова да Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итәргә булды.
«Кадерле солдат, оныгым! Сиңа Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге радистка Людмила яза. Миңа 101 яшь. Аллаһы Тәгалә сине сакласын! Җиңү белән кайт! Без сезнең барыгыз өчен дә дога кылабыз!», – дип язды ул посылкага салган хатында. Сугышчыларга ветеран җылы оекбашлар һәм тәм-томнар җибәрде.