«Астра» тернәкләндерү үзәгенә хәйрия ярдәме күрсәтелде

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы хәйрия проекты тормышка ашырылган. Яр Чаллы шәһәренең «Большая игр» тренинг үзәге һәм «Импульс движения» төркеме инициативасы белән тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен алты яңа күпфункцияле карават барлыкка килде.

Хәйриячеләргә рәхмәт сүзләре белән «Астра» үзәге директоры Галина Калашникова мөрәҗәгать итте. Ул кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды. Балалар кечкенә концерт һәм курчак тамашасы әзерләгәннәр иде.

Кунаклар һәм тернәкләнүчеләр «Астра»ның игелекле эшләрне җәлеп итү үзәге, яхшылык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә белгән урын икәнлегенә тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International