2022 елда Татарстанда 7 266 социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар ярдәмендә 4 379 кеше эшкә урнашты, 2 227 граждан үз эшен ачты, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырды.
Әйтергә кирәк, социаль контракт – ярлылыкка каршы көрәштә эффектив чара. Татарстан соңгы 5 елда ярлылык дәрәҗәсе түбән булу буенча лидер булып тора. 2021 елда республикада ярлылык дәрәҗәсе 6,2 % тәшкил иткән иде (240,6 мең кеше), Россия буенча – 11 %. 2022 ел нәтиҗәләре буенча планлы күрсәткеч – 6,0 %. 2023 елда ярлылык дәрәҗәсе буенча 5,7 % күрсәткеченә ирешү планлаштырыла.