Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: Казан шәһәре мәшгульлек үзәгенең Совет районы буенча филиалы башка офиска күчте.
2023 елның 16 гыйнварыннан гражданнарга хезмәтләр яңа адрес буенча күрсәтеләчәк: Казан шәһәре, Рихард Зорге урамы, 102 йорт. Элек филиал Журналистлар урамы, 13а йортта урнашкан иде.
Филиалның эш режимы элеккечә кала. Дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә гражданнарны кабул итү 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре.