25 һәм аннан күбрәк хезмәткәре булган Татарстан предприятиеләренең 96 % «Россиядә эш» платформасында вакансияләр урнаштыра

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде. Бу хакта бүген үз чыгышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар ярдәмендә 1,2 мең эшсез өчен иҗтимагый эшләр оештырылды, вакытлыча эшләр 18 меңгә якын гаиләнең керемнәрен кутәрде.

30 яшькә кадәрге 1,6 мең яшь белгечне эшкә урнаштырган 732 предприятие федераль бюджеттан субсидия алды.

Шулай ук 12,5 мең татарстанлы, шул исәптән 4,5 мең эшсез кеше, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча белем алды.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча чараларны «Россиядә эш» Бердәм цифрлы платформасы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республика территориясендә теркәлгән, хезмәткәрләр саны 25тән артык предприятиеләрнең 96 % «Россиядә эш» платформасында вакансияләр урнаштыра.

Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,8 % тәшкил итә.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда эш белән тәэмин итүнең яңа формаларын үстерү юлы белән гражданнарның керемнәрен саклау буенча эш алып барыла. «Демография» милли проекты кысаларында 2,5 меңнән артык граждан маркетплейсларда эшләргә өйрәтүгә җибәрелгән. Нәтиҗәдә, белем алган кешеләрнең күбесе үз эшләрен ачканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International