ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре белән бергә күпбалалы гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар.

21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.

15 гыйнварда Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Түбән Кама, Кама Аланыннан кунаклар, Менделеевск сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз укытучылары белән килгән иде. Балалар өчен матур бәйрәм оештырылды.

13 гыйнварда Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Менделеевск яңалыклары» медиаүзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга булдылар.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Көмеш волонтерлык» практикасын тормышка ашыру кысаларында волонтерлар катнашында концерт булды.

Балаларның танып белү активлыгын үстерү максатыннан Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы күңел ачу» дигән чара уздырганнар.

13 гыйнварда Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Иске Яңа елны каршыладылар. Чара бәйрәм шартларында, чыршы янында, интернат-йортның актлар залында узды.

Шушы көннәрдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кышкы яшелчә бакчасы. Яшел суган утырту, үсентеләргә помидор утырту» дәресе оештырганнар. Чара балаларның үсемлекләр үсеше өчен кирәкле шартлар турында күзаллауларын киңәйтүгә, хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Котлаулар Кыш Бабай, Кар кызы һәм аларның тугры ярдәмчеләре – куяннар катнашындагы күңелле күренештән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International