Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен физкультура-сәламәтләндерү флешмобы уздырылды.
Бию күнегүләре – хәрәкәт эшчәнлегенең иң эмоциональ төрләренең берсе. Инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар разминка ясадылар, аннары ритмик музыка астында төрле бию хәрәкәтләрен башладылар.
Чарада җиде кеше катнашты. Дәрес физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләрдә бию сәләтен ачуга ярдәм итте.