10 ел эчендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 70 % ка арткан

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында республикада 6 федераль һәм 55 республика чарасын үз эченә алган социаль ярдәм чаралары системасы формалашуын билгеләп үтте.

2022 елда социаль ярдәм чаралары бирү хисабына 27 563 кешенең җан башына керемнәре яшәү минимумыннан (11 832 сум) артып китте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль ярдәм чараларына 15,9 млрд сум җибәрелгән. Социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум балалы гаиләләргә җибәрелә.

Күпбалалы гаиләләргә, шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга, авылда яшәүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында өченче һәм аннан соңгы балалар тууның саны ел саен 1-2 % артуы күзәтелә. 10 ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны 70 % арткан.

Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан, узган ел республикада яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Ул җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 2022 елда медаль белән 9 ата-ана бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International