«Шәфкать» үзәге тернәкләнүчеләре белән медицина сәгате үткәрделәр

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

12 гыйнварда Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә процедура шәфкать туташы Дамира Гайнанова балалар белән «Гриппны профилактикалау» дигән темага медицина сәгате уздырды.

Балаларга чирне профилактикалау өчен сәламәт һәм витаминга бай ризык ашарга, күбрәк сыеклык эчәргә, авырулар белән элемтәдән сакланырга, биналарны чисталыкта тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, чарада актив катнаштылар, медицина хезмәткәренең сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International