Көзге-кышкы чор традицион рәвештә ОРВИ һәм гриппның сезонлы эпидемиясе чоры булып санала. Бу вакытта Covid-19 белән дә хәл начарая ала. Иммунизацияләү грипп белән бәйле авыр хәлләр санының кимүенә ярдәм итә, шулай ук үлем очракларын киметә.
Авырудан ышанычлы саклауны тәэмин итү өчен ревакцинацияләү кирәк. Прививка организмның үз саклагыч көчләрен эшләтеп җибәрергә ярдәм итә, аңа инфекция белән көрәшергә булыша. Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шулай дип саныйлар. Нәкъ менә шуңа күрә учреждениедә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү үткәрделәр. Аны социаль хезмәт алучылар һәм интернат-йорт хезмәткәрләре узды.
