ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2022 елда Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруда актив катнашты. 

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Минзәлә шәһәре Казан-Богородица чиркәве настоятеле, рухани Евгений Лазарев булып китте. Аның белән очрашуны аеруча бик каты авыручы гражданнар көтә.

13 нче гыйнварда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды.

Бөгелмә муниципаль районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Очумелые ручки» түгәрәге кысаларында җепләрдән кызыл түшләр ясадылар.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлектә катнашуларын дәвам итәләр.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көйне танып бел» дигән күңел ачу чарасы узды.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

19 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырачак.

13 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында медиакуркынычсызлык буенча чара уздырганнар.

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм гаилә белән эшләү психологы «Иске Яңа елга колядкалар» дигән чара уздырдылар. Ул көндезге төркемдә үтте. Чарада менталь тайпылышлары булган 12 кеше катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International