Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Минзәлә шәһәре Казан-Богородица чиркәве настоятеле, рухани Евгений Лазарев булып китте. Аның белән очрашуны аеруча бик каты авыручы гражданнар көтә.
Евгений атакай өлкәннәр белән православие дине, Инҗил китабы, Хач ману бәйрәме һәм аның йолалары турында сөйләде. Дин әһеле белән очрашуга һәркем бик шат иде. Евгений атакай үзләре йөри алмаганнарны да бүлмәләрендә әйләнеп чыкты.
Ахырда Казан-Богородица чиркәве настоятеле барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, шулай ук татлы бүләкләр тапшырды.