«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати культура буенча чара үткәрелде

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында медиакуркынычсызлык буенча чара уздырганнар. Чараның максаты – мәгълүмати-телекоммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен тәрбияләү юлы белән мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү.

Балаларга Интернет һәм мобиль элемтә хезмәтләреннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләре, шул исәптән мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге хокукка каршы һәм башка иҗтимагый куркыныч кул сузулардан саклану ысуллары турында сөйләделәр. Катнашучылар Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы закон белән таныштылар. Практик биремнәр ярдәмендә катнашучылар үз-үзләрен кирәкмәгән мәгълүматтан һәм элемтәләрдән саклауның нәтиҗәле ысулларын кулланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International