Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлектә катнашуларын дәвам итәләр.
Үзенчәлекле балага карның нәрсә икәнен аңлату җиңел түгел. Әмма әгәр моны уенга әйләндерсәң, балалар зур кызыксыну белән күзәтәләр һәм экспериментта катнашалар. Балаларда кар һәм аның үзенчәлекләре турында белем формалаштыру өчен ярымстационар төркемдә тәрбияләнүчеләр белән кар белән мавыктыргыч эксперимент үткәрелде. Мондый чаралар балаларга әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә.