«Демография» илкүләм проекты татарстанлыларга уңышлы эшкә урнашырга ярдәм итә

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укытуны оештыруда актив катнашты. Исегезгә төшерәбез, проект гражданнарга түләүсез сыйфатлы укулар узуда ярдәм күрсәтү, яңа һәм заманча һөнәрләрне үзләштерү, актуаль компетенцияләр алу өчен эшләнгән.

Яр Чаллыда яшәүче Ольга Әхмәдиева вакансияләр ярминкәсендә булып, «КАМАЗ» ГАҖ генераль дирекциясе бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч вазифасы белән кызыксына. Ләкин эшкә урнашу өчен Excel программасын югары дәрәҗәдә белү кирәк була.

Белем дәрәҗәсен күтәрү өчен Ольга Әхмәдиева «Россия эше» порталында «Excel программасы: мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау» компетенциясе буенча түләүсез укытуга заявка бирә. Укуны уңышлы тәмамлап, ул «КАМАЗ» ГАҖ эшкә урнашкан. Аның профессиональ бурычларына оештыру структурасын, штат расписаниесен эшләү, эчке хисап формалаштыру һ. б. керә.

«Демография» милли проекты кысаларында укулар узу гражданнарга уңышлы эшкә урнашырга, мәшгульлекне сакларга һәм хәтта үз эшләрен оештырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International