13 нче гыйнварда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды. 2022 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елга максатлар билгеләнде. Шулай ук киңәшмә барышында өстенлекләр һәм ачыкланган проблемаларны, район халкының ихтыяҗларын исәпкә алып, төп бурычларны хәл итү юлларын билгеләделәр.
2022 елда учреждение белгечләренең эше канәгатьләнерлек дип танылды.