Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көйне танып бел» дигән күңел ачу чарасы узды.
Балалар яраткан мультфильмнар һәм балалар кинофильмнарындагы җырларны искә төшерделәр. Һәркем үзен җырчы итеп тоя алды.
Музыкаль дәресләр танып белү функцияләрен, аралашу күнекмәләрен үстерергә һәм дуслар белән күңелле вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.