Бөгелмә муниципаль районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Очумелые ручки» түгәрәге кысаларында җепләрдән кызыл түшләр ясадылар.
Чараның максатлары балаларны җептән кошлар ясау техникасы белән таныштыру, кулларның вак моторикасын, игътибарны, иҗат белән кызыксынуны үстерү иде.
Дәрестә мәктәпкәчә яшьтәге сигез бала катнашты. Балалар бик теләп эшләделәр. Мондый чаралар балаларны иҗатка гына түгел, табигатькә сакчыл карашка да өйрәтә.