ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче дәресләр «Барлык буыннар өчен компьютер» программасы кысаларында уза. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр текст материалы язарга, эзләү системасы белән эшләргә өйрәнәләр.

18 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлеге социаль хезмәтләр алучылары гипс фигураларын буяу дәресендә булдылар.

Ел саен Бөгелмә шәһәрендә Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре «Имбир йорты» иң яхшы архитектура-кулинария шедеврына шәһәр конкурсы оештыралар.

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ленинград батырлыгы» дигән чара узды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

17 нче гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 60 тан артык балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары өчен «Интернет – куркынычсыз киңлек» дигән темага интерактив викторина уздырылды.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 48 халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше оештырылган. 2020 елда 61 мең кеше, ягъни эш эзләүчеләрнең 38 % эшкә урнаштырылган булса, 2021 елда 59,8 мең кеше, ягъни 66 % эш белән тәэмин ителгән.

Татарстан предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, республикада мәшгульлек хезмәтләренең уку йортлары белән эше җайга салынган.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан ведомствоара эш кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карап тоту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны тикшерү һәм ачыклау даими гамәлгә ашырыла.

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Интернетта куркынычсыз сатып алулар» дигән викторина уздырылды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга онлайн-сатып алуларның дөрес башкарылуы турында хәбәр итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International