Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм гаилә белән эшләү психологы «Иске Яңа елга колядкалар» дигән чара уздырдылар. Ул көндезге төркемдә үтте. Чарада менталь тайпылышлары булган 12 кеше катнашты.
Социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең килеп чыгышы турында белделәр, конкурс программасында, открытка ясау буенча мастер-класста актив катнаштылар. Бәйрәмнән соң һәркемгә татлы бүләкләр тапшырылды.
Мондый очрашулар – менталь тайпылышлары булган инвалидларның иҗади ялын оештыруның искиткеч ысулы.