Эшкә урнашырга теләүчеләр чаллылылар вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырыла

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе уздырачак.

Чарада биш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак. Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: механик, механик җыю эшләре слесаре, территория җыештыручы, моторчы (машинист), мастер-кабул итүче, клиент сервисы эксперты һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән сөйләшә, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак.

Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 47 йорт (43/20) адресы буенча узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International