Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районында гражданнар җыеннарында катнашты

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

Ведомство башлыгы гражданнар җыеннарында катнашты. Авыл җирлекләре администрацияләре вәкилләренең докладлары 2022 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган иде.

Шулай ук чаралар кысаларында Э. Ә. Зарипова гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International