«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә танып белү дәресе үткәрделәр

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ленинград батырлыгы» дигән чара узды.

Балаларга блокадалы шәһәр тормышы, ленинградлыларның ихтыяр көче, Ватан хакына авырлыклар һәм югалтулар кичерергә әзерлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга Таня Савичева турында видеоролик күрсәттеләр – аның көндәлеге камалыштагы Ленинград д символы, анда яшәүчеләр истәлегенә дан булып тора.

Мондый чаралар балаларда гражданлык һәм патриотик хисләр, Ватанның тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International