18 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлеге социаль хезмәтләр алучылары гипс фигураларын буяу дәресендә булдылар.
Чарада катнашучылар гипсның үзенчәлекләре, гипс эшләнмәләре турында белделәр. Тернәкләндерү үзәге белгече социаль хезмәт алучыларга эш тәртибе турында сөйләде. Катнашучылар ошаган фигураларны сайладылар һәм эшкә керештеләр. Чара ахырында һәркем башкарылган эшләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
Чарада сигез кеше катнашты.