Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан ведомствоара эш кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карап тоту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны тикшерү һәм ачыклау даими гамәлгә ашырыла.
Яңа ел бәйрәмнәре һәм 2023 елның беренче эш атнасы чорында 44 балигъ булмаган бала яшәгән 20 гаиләгә бардылар. Төрле ведомство белгечләре ата-аналар белән аңлату эшләре, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрделәр. Балигъ булмаганнарга ял көннәрендә чаралар тәкъдим ителде.
Ведомствоара эш барышында бозулар ачыкланган гаиләләр ведомствоара тернәкләндерү консилиумында каралды.