25 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләүче барлык гражданнарны Горький тимер юл агентлыгының Горький филиалы «Федераль пассажир компаниясе» АҖ катнашында эш бирүче көненә чакыра.
«Старость в радость» Хәйрия фондының «Үзең булып кал» федераль пилот проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре 18 гыйнварда «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен күчмә семинар уздырганнар.
18 гыйнварда Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең киңәшмәсе уздырылды.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре озак вакыт карау системасы чараларын тормышка ашыру кысаларында үзләренең тәрбияләнүчеләре белән дәресләр уздыралар. Алар индивидуаль формада һәм төркемдә үткәрелә.
2022 елның ноябрь ахырыннан Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан дәүләт заказы булган яки оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә караган 305 предприятие буенча кадрлар ихтыяҗы мониторингы алып барыла. Әлеге предприятиеләрнең кадрларга хәзерге ихтыяҗы 4 456 кеше тәшкил итә, шуларның 3 600 эшче һөнәрләргә туры килә.
Ялгызлык, җаваплылыктан курку, җиңел юллар эзләү, өй атмосферасыннан котылу теләге – болар барысы да яшьләрне сектага җәлеп итүнең сәбәбе булырга мөмкин. Үсеп килүче буынга моннан сакланырга ярдәм итү өчен, 17 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Людмила Касаткина яшүсмерләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча дәресләр үткәрәләр. Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар өй шартларында кайгырту турында күп кенә яңа һәм файдалы нәрсәләр белә.
13 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә 2023 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервта торучы эш урыннары санын билгеләү турында» 2022 нче елның 26 нчы сентярьның 2 нче номерлы карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
17 гыйнварда эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру программасы һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Яр Чаллы политехник көллияте һөнәри юнәлеш бирүче «Карьера көне» чарасы уздырдылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасы уңышлы кулланыла. Белгеч Татьяна Стригачева даими рәвештә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шөгыльләнә.