Өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче дәресләр «Барлык буыннар өчен компьютер» программасы кысаларында уза. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр текст материалы язарга, эзләү системасы белән эшләргә өйрәнәләр.
Мондый дәресләрнең берсендә, мәсәлән, Тын океандагы Пасха утравы турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
«Компьютер технологияләре өлкәсендә алынган күнекмәләр өлкән яшьтәге кешеләрне хәзерге дөньяда тулы канлы тормышка якынайта, белемнәрен киңәйтә, танып белү кызыксынуын уята», – дип билгеләп үтә интернат-йорт тәрбиячесе Ирина Телицына.