Татарстан предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, республикада мәшгульлек хезмәтләренең уку йортлары белән эше җайга салынган.
2022 елның 1 сентябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ремдизель» АҖдә 83 көллият укучысы практика уза. Чаралар агымдагы елның 30 июненә кадәр дәвам итәчәк. Практика тәмамлангач, яшь белгечләрнең предприятие штатына эшкә урнашу мөмкинлеге булачак.
Моннан тыш, Чаллы политехник көллиятенең 2, 3 курс студентлары тарафыннан практика узу графигы төзелде. 46 укучы түбәндәге белгечлекләр белән танышачак: автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь (20 кеше), электр-газ белән эретеп ябыштыручы (6), слесарь-ремонтчы (10), станок һәм слесарь эшләрен контрольдә тотучы (10 кеше).
Хәзерге вакытта шәһәрнең уку йортлары белән 2023 елга практика узу өчен 50 студент җәлеп итү мәсьәләсе карала.
Мәшгульлек үзәкләренең предприятиеләр белән берлектә эше кадрларга булган ихтыяҗны капларга һәм яшь белгечләрне уңышлы эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә.