Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 48 халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше оештырылган. 2020 елда 61 мең кеше, ягъни эш эзләүчеләрнең 38 % эшкә урнаштырылган булса, 2021 елда 59,8 мең кеше, ягъни 66 % эш белән тәэмин ителгән.
Быел ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәшгульлек үзәкләре өчен аларның эш нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен кертергә планлаштыра. Эшкә җибәрүгә юллама алган кешеләр саныннан эшкә урнаштырылган гражданнар саны исәпкә алыначак.
Министр урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, вакансияләр ярминкәләрендә гражданнарга бер үк вакытта 5-10 эш бирүче белән аралашу мөмкинлеге бирелә, бу эшнең нәтиҗәлелеге конкрет күрсәткечләр буенча бәяләнергә тиеш.