«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр иң яхшы имбир йортлары ясаганнар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Ел саен Бөгелмә шәһәрендә Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре «Имбир йорты» иң яхшы архитектура-кулинария шедеврына шәһәр конкурсы оештыралар.

«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр конкурста өченче ел рәттән катнашалар. Быел конкурс нәтиҗәләре буенча аларга призлы урыннар һәм җиңүчеләр дипломнары бирелде.

Мәликә һәм Әминә Нуруллина, Светлана Васильева һәм Анастасия Мугинова 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге категориядә 1 урынны алдылар. «Урман йорты» коллектив эшен алар тәрбияче Наилә Шәйхуллина җитәкчелегендә башкардылар.

Ульяна Башурова, Александр һәм Алмаз Ухановларның «Куян йорты» имбир йорты 6 яшьтән 7 яшькә кадәрге категориядә иң яхшысы дип танылды. Аларның остазлары – Ксения Кучина, Светлана Рамазанова һәм Диана Петрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International