Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән очрашу узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә 2023 нче елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервта торучы эш урыннары санын билгеләү турында» 2022 нче елның 26 нчы сентярьның 2 нче номерлы карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 24 оешмасы вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр белән эшләү һәм мәшгульлек программалары бүлеге башлыгы Елена Власова очрашуда катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек хезмәте гамәлгә ашыра торган дәүләт программалары турында мәгълүмат җиткерде.

Эш бирүчеләр белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Марина Веселова предприятиеләргә һәм оешмаларга документларны рәсмиләштерү тәртибе, отчетлар бирү тәртибе һәм сроклары, законнарның таләпләрен бозуларга юл куймау турында аңлатмалар бирде.

Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталауның яңа нормаларына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International