25 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки алмаштырырга теләүче барлык гражданнарны Горький тимер юл агентлыгының Горький филиалы «Федераль пассажир компаниясе» АҖ катнашында эш бирүче көненә чакыра.
Эш бирүче көнендә билет кассиры вакансиясе тәкъдим ителәчәк. Хезмәт хакы күләме 25 000 сум тәшкил итә, айлык премия һәм региональ өстәмә түләү каралган.
Эш эзләүчеләр оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, кызыксындырган сораулар бирә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала, мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында белә алачаклар.
Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур., 1 йорт адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон (84371) 5-54-02.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.