Түбән Кама яшүсмерләре өчен экстремизмны профилактикалау дәресе оештырылды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Ялгызлык, җаваплылыктан курку, җиңел юллар эзләү, өй атмосферасыннан котылу теләге – болар барысы да яшьләрне сектага җәлеп итүнең сәбәбе булырга мөмкин. Үсеп килүче буынга моннан сакланырга ярдәм итү өчен, 17 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Людмила Касаткина яшүсмерләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча төркемле дәрес үткәрде.

Балалар белән төрле төркемнәргә һәм сектант оешмаларына җәлеп итүнең төрләре һәм мөмкин булган ысуллары турында сөйләштеләр. Шулай ук дәрестә катнашучылар сектага эләккән кеше белән ниләр булганын, аны ничек зомбилаштырганнары, гаиләдән һәм дусларыннан ераклаштырганнары, лидерга хезмәт итәргә, хокукка каршы гамәлләр кылырга мәҗбүр итүләре турында белделәр. Ахырда ситуацион хәлләр каралды. Шулай ук яшүсмерләр «Якын кеше сектага эләксә, нәрсә эшләргә?» дигән белешмәлек төзеделәр.

Чара Олы Афанас авылы клубы базасында узды. Анда 10 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International