18 гыйнварда Зәй муниципаль районы администрациясендә эш бирүчеләр белән киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта Зәй районы предприятиеләренең, оешмаларының, учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Кичә, 18 гыйнварда, Лаеш муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәткәндә тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге турында күчмә методик семинар-киңәшмә узды.
18 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары белән тренинг үткәргәннәр.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре» дигән танып белү дәресе узды. Чараның максатлары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, юлда аңлы тәртип формалаштыру иде.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ярымстационар төркемдә тәрбияләнүчеләр кер юу бүлмәсенә экскурсиядә булдылар. Анда алар кер юу һәм ремонтлау буенча машинист эше белән таныштылар.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча җыелыш булып узды.
18 нче гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Раштуа җырлары» дигән чара узды. Аны Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрделәр.
Балигъ булмаган балалары булган күпбалалы гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Энергия» ҖЧҖ, «Минзәлә идарә компаниясе» ҖЧҖ һәм «Электроком» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта 227 торак йортта янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм 350 йортта батареяларны алыштыру эшләре бара.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен көн саен индивидуаль дәресләр уздырыла.
18 гыйнварда Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сугышчан дан урыннары буенча виртуаль экскурсия уздырылган. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышланган иде.