18 гыйнварда Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмә барышында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды, алдагы эш планы турында фикер алыштылар, агымдагы елга бурычлар һәм перспективалар билгеләнде. Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыруга, өйдә социаль хезмәт алучыларны социаль озата баруга, Буа районы халкының ачыкланган проблемаларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, бурычларны хәл итүгә аерым игътибар бирелде.