Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бармак гимнастикасының уңай йогынтысын күрә

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасы уңышлы кулланыла. Белгеч Татьяна Стригачева даими рәвештә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шөгыльләнә.

Үзләрен яхшырак хис итә башлаучылар арасында 85 яшьлек Фәрит Гафиятуллин да бар. Ул моңа кадәр үзе йөри алмаган, кашык тота алмаган. Бармак гимнастикасыннан тыш, тоз бүлмәсенә бару, массаж сессияләре, тернәкләндерү тренажерлары белән дәресләр дә яхшы эффект биргән. Хәзер социаль хезмәт алучы мөстәкыйль рәвештә ашханәгә чыга, ярдәмсез ашый, барлык иҗади чараларда катнаша. «Иң мөһиме – аның яшәргә теләге туды», – ди интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева.

Иртән Фәрит Гафиятуллин беренчеләрдән булып зарядкага чыга, барысы белән бергә телевизор карый. Татьяна Стригачева дәресләренә бик теләп йөри ул.

Хәзер интернат-йортта 35 аз хәрәкәтләнүче кеше яши. Узган ел сәламәтлекләре яхшыру нәтиҗәсендә ике социаль хезмәт алучы яңадан типлаштыру узды. Татьяна Стригачева сүзләренчә, социаль хезмәтләр алучы һәркемнең диярлек уңай үзгәрешләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International