Яр Чаллы политехник көллиятендә Карьера көне узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру программасы һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Яр Чаллы политехник көллияте һөнәри юнәлеш бирүче «Карьера көне» чарасы уздырдылар.

Кадрлар үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Роза Мокрополова чыгарылыш сыйныф укучыларына хезмәт базарының торышы, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе турында сөйләде. Әйдәп баручы профконсультант Людмила Хазова резюме төзү буенча мастер-класс үткәрде. Әйдәп баручы инспектор Айгөл Гайфуллина чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм чарада катнашкан «КАМАЗ» ГАҖ, «Транспорт электр җиһазлары заводы» җитештерү сәүдә-финанс компаниясе» АҖ, «Сетевая компания» АҖ, Яр Чаллы торба заводы, «Ремдизель» АҖ предприятиеләре вәкилләрен «Чыгарылыш сыйныф укучыларын вакытлыча эшкә урнаштыру», «Беренче эш урыны» һәм «Яшьләр өчен практика» программалары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International