«Старость в радость» Хәйрия фондының «Үзең булып кал» федераль пилот проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре 18 гыйнварда «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өчен күчмә семинар уздырганнар.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 мартында «Старость в радость» Хәйрия фонды «Үзең булып кал» проектын башлап җибәрде. Ул җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң тулы тормышка кайту өчен өлкәннәрне комплекслы торгызуны оештыруны күздә тота. «Юлдаш» интернат-йорты проектны тормышка ашыру өчен эксперименталь мәйданчык булып тора. Грант акчалары хисабына физик терапия һәм альтернатив өстәмә коммуникация буенча 2 белгеч белем алган, 251 319 сумлык кирәкле җиһазлар һәм техник тернәкләндерү чаралары сатып алынган.
Укытылган белгечләр 2022 елда Алабуга, Сарман, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарындагы коллегалары өчен күчмә семинарлар үткәрделәр.
18 гыйнварда белгечләр Ринат Ипаров, Альбина Сираева һәм Наталья Борисова «Балкыш» үзәге коллегаларын проектны тормышка ашыруның барышы, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган социаль хезмәтләр алучыларны озата баруның индивидуаль планнарын рәсмиләштерү, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау буенча социаль-тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар.