Алабуга интернат-йортында өлкәннәр белән дәресләр үткәрәләр

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре озак вакыт карау системасы чараларын тормышка ашыру кысаларында үзләренең тәрбияләнүчеләре белән дәресләр уздыралар. Алар индивидуаль формада һәм төркемдә үткәрелә.

Социаль хезмәткәр Лилия Васылова аз хәрәкәтләнүчеләр белән эрготерапия дәресе үткәрде, ул хәрәкәт активлыгын арттыруга, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен торгызуга юнәлдерелгән.

Социаль тернәкләндерү буенча белгечләр Регина Афанасьева һәм Әлфия Гыйльметдинова «Үзең булып калу» федераль проекты кысаларында сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрделәр. Төп игътибар өлкәннәрнең кул һәм аякларының мотор активлыгын арттыруга, психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлтелде. Дәрестә коры бассейн, тактиль һәм гади шарлар, махсус матрас, тавыш һәм музыка терапиясе, видеоэффектлар кулланылды.

Социаль хезмәткәр Анна Волкова үз эшендә «Библиотерапия» технологиясен актив куллана. Начар күрүчеләр белән чираттагы дәрестә «Моя газета»дан кызыклы мәкаләләр укыдылар, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International