2022 елның ноябрь ахырыннан Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан дәүләт заказы булган яки оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә караган 305 предприятие буенча кадрлар ихтыяҗы мониторингы алып барыла. Әлеге предприятиеләрнең кадрларга хәзерге ихтыяҗы 4 456 кеше тәшкил итә, шуларның 3 600 эшче һөнәрләргә туры килә.
Мониторинг башыннан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен мәшгульлек үзәкләре белгечләренең тырышлыгы белән 1 701 кандидат сайлап алынды. Шул ук вакытта чиктәш һөнәрләре булган белгечләр базасы белән дә эш башкарылды – 100 дән артык кандидат сайлап алынды. «Россия эше» порталы мөмкинлекләре ярдәмендә башка субъектлардан да белгечләр сайлап алынды (54 кеше).
Гражданнар белән булган интервью нәтиҗәләре буенча 1 379 кандидат предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләренә карауга җибәрелде.
Гомумән алганда, 2 ай эчендә эре предприятиеләрнең 2 747 кешелек кадрлар ихтыяҗы ябылды. Бирегә мәшгульлек үзәкләре тарафыннан сайланган белгечләр дә, шулай ук студентлар һәм предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре тарафыннан сайланган кандидатлар да керә.