Динара һәм Данилны әниләре берүзе тәрбияли. Балигъ булмаган балалар – инвалид, церебраль паралич аларның физик мөмкинлекләрен чикли. Малайга да, кызга да вестибуляр аппаратын үстерү, рефлексларның сыйфатын яхшырту, уңайлы эмоциональ фон булдыру өчен велотренажер кирәк. Динарага ул йөрү күнекмәләрен яхшырту өчен дә кирәк.
25 гыйнварда Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды: «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП – 1 нче троллейбус депосы, «Динамо» спорт мәктәбе» МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ хуҗалык эшләре үзәге, «Радиоприбор» заводы» ГАҖ.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Татар орнаменты» дигән комплекслы чара уздырды.
Югары Ослан районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен медицина оешмаларына илтү эше дәвам итә. 2023 елда 1 200 кешене китерү планлаштырыла.
24 гыйнварда Әгерҗе районы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләр һәм мобилизацияләнүчеләр өчен балаклавалар тегү оештырдылар. Балаларның кайгыртучан куллары белән башлыклар партиясе ясалды.
23 нче гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль чара узды. Ул яңа «Шәхси хикәяләр» проекты кысаларында оештырылган. Иҗади проектның максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына мөмкинлекләре чикләнгән кешенең бәхетле була алуын, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен үстерә алуын күрсәтү.
25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар мозаик пластилинография белән таныштылар.
Альтернативалар булуга карамастан, Зәй дәүләт район электр станциясе эш өчен «Россиядә эш» платформасын сайлаган. Шул рәвешле 850 хезмәткәре булган электр энергетикасы өлкәсендәге предприятие үз теләген белдереп кенә калмый, закон таләпләрен дә үти.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Халык уеннары һәм күңел ачулар» дигән чара уздырдылар.
2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы мәшгульлек өлкәсендә хезмәтләрне, «Россиядә эш» Бердәм циффрлы платформа сервисларын кулланып, тулысынча электрон рәвештә күрсәтүгә күчкән пилот төбәкләр рәтенә керде.