«Өмет чаткысы» үзәге тернәкләнүчеләрен татар орнаменты белән таныштырдылар

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Филсинә Гарәфиева «Татар орнаменты» дигән комплекслы чара уздырды.

Педагог балаларны төснең символикасы, татар орнаменты төрләре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар милли орнамент барлыкка килү тарихын, татар халкының календарь бәйрәмнәре турында белделәр, алар халык иҗаты үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

Чараның практик өлешендә балалар татар милли аяк киемен – читекләрне бизәделәр.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда халык сәнгате белән кызыксынуны, иҗади сәләтләрне үстерә, күзаллауны киңәйтә, үз халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International