Динара һәм Данилны әниләре берүзе тәрбияли. Балигъ булмаган балалар – инвалид, церебраль паралич аларның физик мөмкинлекләрен чикли. Малайга да, кызга да вестибуляр аппаратын үстерү, рефлексларның сыйфатын яхшырту, уңайлы эмоциональ фон булдыру өчен велотренажер кирәк. Динарага ул йөрү күнекмәләрен яхшырту өчен дә кирәк.
Гаиләне Казаннан хәйрияче сөендерергә булды, ул инвалид балалар өчен велотренажер сатып алды. Гаиләгә җайланманы Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ләйсән Хөсәенова тапшырды, нәкъ менә ул бу гаилә өчен хәйрияче эзләде. Балалар мондый бүләккә бик шатландылар, ә әни кеше игелекле кешеләргә ярдәмнәре һәм игътибары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.