«Астра»да музыкаль чара узды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 нче гыйнварда Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыкаль чара узды. Ул яңа «Шәхси хикәяләр» проекты кысаларында оештырылган. Иҗади проектның максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына мөмкинлекләре чикләнгән кешенең бәхетле була алуын, үз мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен үстерә алуын күрсәтү.

Коуч, шәхси үсеш тренеры Марат Гатауллин шәхси уңыш тарихы белән уртаклашты. Ул – күзе күрмәү шартларында җәмгыятьтә адаптацияләнгән кешенең ачык мисалы.

«Елабуга УкупрПласт» ҖЧҖ иҗат клубы артистлары тамашачыларны матур иҗади номерлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International