25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар мозаик пластилинография белән таныштылар.
Чара башында сынлы иҗатның яңа юнәлеше турында белделәр. Аннары катнашучылар кәгазьдә тавис кошын ясадылар һәм аны пластилин түгәрәкләре ярдәмендә буядылар.
Чарада 10 кеше катнашты.