Буа интернат-йортында халык уеннары

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре «Халык уеннары һәм күңел ачулар» дигән чара уздырдылар.

Чара башында өлкәннәр буыннан-буынга күчә торган борынгы уеннарны искә төшерделәр, алар турында кызыклы фактлар белделәр. Аннары алар рәхәтләнеп «Чишмә», «Йөзек салыш», «Кем артык?», «Түбәтәй» уеннарын уйнадылар.

Мондый чараларның максатлары: гражданнарны милли традицияләргә тарту, коммуникатив күнекмәләрне арттыру, уңай мәнфәгатьләр булдыру һәм социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International