ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

26 гыйнварда Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы «Энергетик» мәдәният сараенда 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик сәгать үткәрделәр. Дәреснең максаты – яшүсмернең шәхси куркынычсызлыгы проблемасын карау, «хокук бозу», «җинаять» төшенчәләре белән таныштыру.

27 гыйнварда Россиянең хәрби дан көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата алдыннан, 26 гыйнварда, Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Блокада. Ленинград. Хәтер» чарасы үткәрделәр.

25 гыйнварда Арча районында «Форпост» активистлары һәм «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Роза Хисамова Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган яшүсмерләр өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Чара «Казан арты» тарих-этнография музеенда узды.

27 гыйнварда Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Блокада икмәге» хәтер дәресе үткәрде. Чарада җиде кеше катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Актив озын гомерлелек мәктәбе эшен дәвам итә.

26 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Иҗат салават күпере» күргәзмәсе узды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре белән таныштыру.

Алексеевск муниципаль районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков һәм Җиңү волонтерлары «Импульс» яшүсмерләр клубында патриотик дәрес үткәрделәр.

26 гыйнварда Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеменең тугыз әгъзасы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында булып кайттылар. Алар йөзү буенча ярышлар карадылар.

25 гыйнварда Минзәлә муниципаль районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ОРВИ һәм гриппны профилактикалау» дигән чара узды.


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Аяз Ямалетдинов катнашында җыелыш узды. Чарада Әлмәт шәһәре прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Рената Павлова, Әлмәт шәһәрендә «Россельхозбанк»ның өстәмә офисы идарәчесе Елена Кудряшева катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International