138 казанлы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге оешмалар катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды: «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП – 1 нче троллейбус депосы, «Динамо» спорт мәктәбе» МБУ, «ТР буенча ЭЭМ хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ хуҗалык эшләре үзәге, «Радиоприбор» заводы» ГАҖ.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: ЮХИДИнең транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, полиция хезмәткәре, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы инженеры, шәфкать туташы, техник, сәүдә залы администраторы, пешекче, слесарь, электрик, йөк төяүче, сатучы, сакчы һ. б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 138 кеше килгән иде. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, мәшгульлек үзәге белгечләре консультацияләре алдылар.

Эш эзләүче буларак исәптә торучы 15 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International